2018 елның 11 нче августында Сарман ял паркында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясы узды. Акцияны оештыручыларның бурычы-мохтаҗ гаиләләргә ярдәм кулы сузу, беренче сыйныфка баручының тормышындагы әһәмиятле бу көнне бәйрәм итү өчен мөмкин булганнарны эшләү.
Җәй. Елның бу фасылында балалар аеруча зур теләк белән спорт чараларында, уеннарда уйныйлар. Зур төркем тәрбияче Ибрагимова И.П. “Спорт сөюче гаилә”, дигән спортив чара үткәрде. Балалар үзләренең абыйлары, энеләре, аналары белән көч сынашты. Бу чарада дустанә атмосфера хөкем сөрде. Барысы да бик теләп уйнадылар, сикерделәр, төрле биремнәр үттеләр. Мондый уеннар балаларны якынайта.
Автор: Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты".
Питрәч районы”Шатлык” приютында мәктәп яшендәге балалар белән “Пиратлар хәзинәсе” дигән уен үткәрелде. Уенда балалар пират костюмнарын әзерләүдә үзләренең иҗади осталыкларын, фантазияләрен күрсәттеләр. Бик теләп интеллектуаль, спорт конкурсларында катнаштыллар. Уенның нәтиҗәләре нигезендә жюри җиңүчеләрне ачыклады һәм бүләкләр белән бүләкләделәр. Балалар зур канәгәтьләнү алдылар.
Автор: Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты".
10 август изге җомга көнендә «Яшьлек» скверында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен үткәрелгән фестиваль барышында, Мамадыш районының “Кайгырту” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан “Шатлык өләш” хәйрия чарасы үткәрелде.
2018 елның 9 нчы августында хезмәт буенча инструктор Галиуллина Гүзәл социаль ярдәм алучы әниләр һәм сабыйлар арасында “Фигуралар өйрәнәбез: түгәрәк, квадрат” темасына дәрес уздырды. Бу дәреснең максаты – балаларны түгәрәк һәм квадрат белән таныштыру, ана һәм сабый арасында конструктив узара бәйләнеш күнекмәләре формалаштыру.
«Без бергә» клубы эшчәнлеге кысаларында 2018 нче елның 9 августы көнне «Веста» Үзәге социаль педагогы Олеся Мингазетдинова авырлыклары булган, социаль адаптация, шул исәптән, мөмкинлекләре чикләнгән балигъ булмаган балалар белән «Мин шат синең белән аралашырга!» дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: эре һәм вак моториканы формалаштыру, үз-үзеңне дөрес үстерү, шулай ук конструктив хезмәттәшлек һәм аралашу формаларын беркетү.
Бүген “Яшьлек” скверында коляскалы инвалидлар фестивале узды. Районыбыздан анда катнашырга җитмештән артык кеше чакыру алган иде. Фестивальдә катнашучыларны мунициапль район башлыгы Анатолий Иванов тәбрикләде.
Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә"Алло, без талантлар эзлибез", дигән чираттагы конкурс узды.
Олылар һәм балалар тулы көч, сәламәт, матур булырга телиләр. Ә моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Бары тик сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә кирәк.
Сәламәт яшәү рәвеше «Style» программа кысаларында социаль ярдәм күрсәтү карамагында булган балалар белән социаль педагог Виктория Иванова һәм психолог Светлана Белорусова саф һавада физкультурачылар көненә багышланган дәрес үткәрделәр.
Россиядә hәр елны августның икенче шимбәсендә физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан «Алабуга өлкән яшьтәгелэр hәм инвалидлар интернат-йорты»нда «Сәламәт булу – димәк бәхетле булу» дигән сәламәтләндерү чарасы уткәрелде.