09 августа 2018 елда «Кайгырту» приютының тәрбиячесе Давлетшина Н.И. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән балалар уен мәйданчыгында кызыклы экологик уен–сәяхәт “Иске урман ачкычы”дип аталган чара оештырды.
Бу чараның максаты: экологик фикерләү культурасын үстерү һәм үз-үзеңне тоту, табигатькә мәхәббәт хисләрен үстерү.
Тылсымлы ачкычны эзләгәндә, балаларга маршрут кәгазе нигезендә төрле станцияләрне үтәргә кирәк булды: «Җиләкле урын», «Чәчәкле алан», «Травушка-муравушка», «Иске агач төбе», «Ак гөмбә». Һәр "станция"дәге биремнәрне алар урман хуҗасы"Ак Гөмбә" белән бергә башкардылар, ә ахыргы пунктта урман хуҗасыннан кая тылсымлы ачкыч яшерелгән урын шифровкасы язылган конверт алдылар.
Сәяхәт балалар өчен кызыклы һәм онытылмаслык булды!