10 август көнне туган як музее хезмәткәрләре Виктория Гатауллина һәм Вероника Ухорская Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен йорт - интернатында декоратив шар ясау буенча мастер – класс үткәрделәр.
Бу процесс бик мавыктыргыч булып чыкты! Йорт-интернат халкы әлеге яңа технологияне үзләштерде һәм аны алга таба үзләренең тормыш юлы, иҗатында куллана алалар. Безнең район һәм төрле кызыклы вакыйгалар турында сөйли –сөйли һәрберсе үзләренең үзенчәлекле шарын бизәде.
Нәкъ менә бу дустанә очрашу катнашучыларга үзләренең иҗади сәләтен максималь рәвештә ачарга ярдәм итте .
Үз куллары белән ясалган шарлардан интернатта яшәүчеләр күп уңай тәэсирләр алдылар. Бу очрашуның бик уңай, җылы атмосферада үтуе тагын бер кат шундый төрдәге чараларның актуальлеген ассызыклый. Чөнки нәкъ менә шундый аралашу форматы өлкәннәргә үзләрененең кемгә булса да кирәклек хисен китерә, ә яшьләргә тормыш тәҗрибәсе өсти.
Чара ахырында әби-бабайлар музей хезмәткәрләрен чираттагы файдалы мастер - класс белән кабат кунакка килергә чакырдылар.