10 август 2018 ел, җомга
Сонгы 10 ел эчендә балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек якынча 2 тапкырга арткан. Кагыйдә буларак мондый балалар әти-әниләре аналык хокукыннан мәхрүм ителгән яки имин булмаган гаиләләрдә үсә. Гаиләдә килеп туган проблемалар, әти-әни белән начар мөнәсәбәтләр, финанс кыенлыклар кичерү баланы урамга “этеп” чыгара.
Социаль дезадаптация һәм хокук бозуларны профилактикалау, үз-үзеңне дөрес тотуның кулай алымнарын формалаштыру максатыннан, «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Гөлшат Зиннатова “Үзеңә ышан” технология кысаларына таянып дәрес үткәрде.