ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2018 ел
чәршәмбе

    2018 нче елның 29 нчы августында Әтнә муниципаль районының “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең  гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең  социаль педагогы социаль участокларда Республика көненә багышлап “Туган ягым Татарстан” дип исемләнгән чара уздырды. Максаты: балаларда туган якка, туган телгә карата мәхәббәт уяту, Татарстан әләменә һәм гербына хөрмәт тәрбияләү. Эш барышында балалар Республика тарихына бәйле мәгълүматлары белән бүлештеләр һәм викторинада катнаштылар. Әлеге чарада ведомство һәм ведомствоара патронатта торучы 12 балигъ булмаган бала катнашты. 

29 август көнне “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та "Татарстан Республикасы көне" уңаеннан «Татарстан – минем Республикам!» исемле бәйрәм концерты булып узды.

Бәйрәм кысаларында 52 ел тулу уңаеннан түбән Кама шәһәренең, хезмәт буенча инструкторы тарафыннан «Веста» Үзәге башлыгы Лариса Евстратьевой өчен 13 торучы балаларга социаль ярдәм күрсәтү, интерактив чара уздырылган дәрес «Туган шәһәренә багышлана...».

   Республика көне уңаеннан,  Волонтерлар елы кысаларында, Сарман районы “Шәфкатъ” үзәге базасындагы “Волонтер” иреклеләр берләшмәсе һәм “Җиңү Волонтерлары” бүлегенең активистлары “Республика тасмасы” акциясын оештырдылар.

29 нчы август 2018 нче ел, чәршәмбе

    ТАССРның 100 еллыгына әзерләнү һәм аны уздыру кысаларында, “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә “КамАЗ” культура йортыннан “Рухлану” бию  иҗат төркеме, Татарстан Республикасы көненә багышланган «Мин яратам сине, Татарстан!»  дигән бәйрәм концерты белән чыгыш ясадылар.

   Чараның максаты: үз республикаңны  ярату, горурлану  һәм хөрмәт итү хисләре тәрбияләү, халык иҗатын тирәнрәк өйрәнү иде. 

   Килгән кунаклар җыр, бию һәм иҗади атмосферага социаль хезмәт алучыларны тиз җәлеп иттеләр. Артистлар үзләренең кастюмнары, төрле халык биюләре, Татарстан турында җыр, юмор һәм эчтәлекле мәсәлләр күңел күтәренкелеге һәм оптимизм белән бәйрәм  хисе тудырдылар.

   Барлык чыгышлар да Татарстан тарихын, аның төрле өлкәләрдә ирешелгән уңышларын ачыклады.  Студия җитәкчесе Тамара Якушкина һәр очрашуга яңа композиция, яңа номерлар белән килә.

28.08.2018 “Астра” ТҮ халыкның үзәгеннәнәдәүче инспектор Белова Н.В. балалар белән “ Бар һөнәрләр  дә мөһим” дип исемләнгәнчара – әңгәмә үздырды.

29 август көнне «Гнездышко» социаль приютында тәрбияләнүчеләр аттракционнар паркында ял иттеләр.

   2018 елның 29 августында   Балык Бистәсе муниципаль районының халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Доверие – Ышаныч” дәүләт автоном учреҗдениесенең  гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре район халкы һәм социаль хезмәт  алучылар белән берлектә  «Мин үз республикам белән горурланам!» дигән флешмобны күп балалы гаиләләр белән  үткәрделәр.

  Республика көнен Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында “Татарстан буйлап сәяхәт” дип исемләнгән интеллектуаль  уен белән билгеләп үттеләр

«Чәчәк ат, минем Республикам»

 

29 августа “Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко”  Реабилитация үзәге” ндә Татарстан республикасында туган теленә балышламгам, тәрбияче Зарипова В. Ф җитәкчелегендә  “Чәчәк ат, минем республикакам!” дип аталган  күңел  ачу чарасы уздыралды.  Татарстан турында слайдлар күрсәтелде, герб  һәм әләм турында сөйләнде.

Балалар hәм әти – әниләр бәйрәмдә  актив  катнаштылар.  Татар халык җырлары яңгырады,  уеннары уйналды.  Әлеге чарадан балар һәм әти әниләр канәгатҗ булып калдылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International