2018 нче елның 29 нчы августында Әтнә муниципаль районының “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль педагогы социаль участокларда Республика көненә багышлап “Туган ягым Татарстан” дип исемләнгән чара уздырды. Максаты: балаларда туган якка, туган телгә карата мәхәббәт уяту, Татарстан әләменә һәм гербына хөрмәт тәрбияләү. Эш барышында балалар Республика тарихына бәйле мәгълүматлары белән бүлештеләр һәм викторинада катнаштылар. Әлеге чарада ведомство һәм ведомствоара патронатта торучы 12 балигъ булмаган бала катнашты.