29 август көнне «Гнездышко» социаль приютында тәрбияләнүчеләр аттракционнар паркында ял иттеләр. Алар каруселләрдә, су аттракционнарында катнаштылар, велосипед һәм самокатларда йөрделәр, батутта сикерделәр. Балалар бик шатланып катнаштылар, кәефләре күтәренке һәм позитив иде. Кайбер балалар мондый чарада беренче тапкыр булдылар. Балалар исеменнән “Солнечный круг” хәйрия фондына бик зур рәхмәтләребезне белдерәбез, чөнки алар ярдәме белән тәрбияләнүчеләребез бәхетле балачак дөньясында булып кайттылар. Бүгенге көн балалар күңелендә, һичшиксез, ачык һәм күңелле хәтер булып калачак.