ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2018 ел
чәршәмбе

30 август - Татарстан республикасы көне. 1990 елда бу көнне Республиканың Югары Советы Татарстан ССРның дәүләт суверенитеты турында декларациясен кабул итте.

Бәйрәмне беренче тапкыр 1991 елда билгеләп үттеләр. Шунысы игътибарга лаек, бу датада шулай ук туган көнен бәйрәм итәргә күрше республика башкаласы Казан шәhәренең дә туган көнен билгеләп үтәләр.  Шул уңайдан 2018 елның 29 августында “Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе социаль педагоглары “Минем туган Татарстаным” исемле чара уздырдылар.

29 нчы август көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында тәрбияче Хузина Алисә Накиповна инициативасы буенча “Минем туган шәһәрем” дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде.

Хөрмәтле район халкы! Бердәм гражданнар кабул итү көнен кертү уңаеннан, 2018 нче елның 4 нче сентябрендә сәгать 10.00 нан 12.00 гә кадәр Суд приставы бинасында (Балтач районы, Булатов ур., 24/2) алиментларны түләтү буенча бушлай юридик консультация үтәчәк. Кабул итү суд приставы һәм прокуратура вәкилләре, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм Социаль ярдәм күсәтү бүлеге җитәкчеләре, опека һәм тәрбия секторлары аша узачак. Белешмәләр өчен телефон: 2-45-17.

Хөрмәтле гражданнар!

2018 елның 4 сентябрендә сәгәт 10 да бердәм кабул итү көне кысаларында “Әгерҗе муниципаль районының “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге” базасында балигъ булмаган балалар өчен алимент түләүдән баш тарткан гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтелә.

Безнең адрес:

РТ, г. Агрыз, ул. К.Маркса, д. 11 «А»,

 2 этаж, актовый зал.

Тел. 2-11-53, 2-53-33.

    28 август көнне 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче ветераннарыбызга район җитәкчелеге Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау сәламнәрен җиткерде.

Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге медицина хезмәткәре, социаль хезмәт алучылар өчен “Гриппка каршы вакцинация- сәламәтлекне кайгырту” дигән темага лекция укыды.

Юбилярларны котлау ГАУСО КЦСОН "Надежда"


28
август, 2018 ел
сишәмбе

28 нче август 2018 нче ел, сишәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  Татарстан Республикасы инвалидларының төбәк иҗтимагый оешмасы «Спорт хәрәкәте»  ярдәмендә, Татарстан Республикасы көненә багышланган дартс буенча ярыш булып узды.

Чараның максаты: республика гражданнарының физик сәламәтлеген ныгыту, дартс уеннын  популярлаштыру һәм социаль хезмәт алучыларның үз ялларын оештырырга өйрәтү иде.

Оештыручылар барлык катнашучыларны да бәйрәм белән котладылар, дартс уены кагыйдәләре белән таныштырдылар һәм куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрделәр. Чарада катнашучылар дротиклар белән мишеньгә атып караганнан соң уен ярышына 35  социаль хезмәт алучы актив кушылды.

Уйнаучылар бер-берсенә  төгәл ату техникасын күрсәтеп ярдәм иттеләр.  Алар  уен барышында игътибарлы  һәм төгәл  булдылар. Шуның нәтиҗәсендә   кәеф күтәренкелеге сизделәр. Ярыш дуслык атмосферасында узды.

Җиңүчеләрне балларның саны буенча билгеләделәр һәм мактау грамоталары,  медальләр белән бүләкләделәр. Ярышта барлык катнашучыларга татлы призлар тапшырдыллар.

Барлык катнашучылар уеннан һәм бер- берсе белән аралашудан канәгать булып калдылар.

 

Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү уңаеннан һәм «Нык гаилә» партия проекты кысаларында «Веста» Үзәгендә 2018 елның 28 августында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе узды.

“Татарстан – минем горурлыгым” программасы кысаларында һәм Татарстан Республикасы көненә багышлап социаль ярдәм күрсәтелүче 14 бала өчен «Веста» Үзәгенедә эшләүче социаль педагог Лилия Курбатова «Татарстан хәзинәләре» дип аталган төркемле дәрес үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International