Сарман районы "Шәфкатъ" үзәге: "Республика тасмасы" акциясы

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

   Республика көне уңаеннан,  Волонтерлар елы кысаларында, Сарман районы “Шәфкатъ” үзәге базасындагы “Волонтер” иреклеләр берләшмәсе һәм “Җиңү Волонтерлары” бүлегенең активистлары “Республика тасмасы” акциясын оештырдылар. Алар халыкка яшел-ак-кызыл төсләрдән торган Татарстан флагы рәвешендәге тасмалар өләшеп йөрделәр. Балалар һәм зурлар арасында сораштыру үткәрелде, мәгьлумати белешмәлекләр таратылды.

   Волонтерлар сүзләренә караганда, яшел төс – өмет символы, кызыл төс көч, энергия, куәт, кайвакыт зирәклек һәм тормыш тәҗрибәсе бирә. Ә ак төслесе ниятләрнең ак булуын, Татарстан халкының күтәренке кәефен һәм тынычлык, килешеп яшәүгә омтылуын символлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International