30 августта без Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтәбез. Әлеге истәлекле вакыйгага Аксубай муниципаль районы“Хыял” социаль приютында балалар һәм яшүсмерләр өчен матур күргәзмә оештырылды.
Максат: туган як турында белемнәрен ачыклау һәм киңәйтү; Татарстанның дәүләт символлары, гербы һәм флагы белән таныштыру; үзеңнең республикаңа, илеңә ярату, гражданлык җаваплылыгы, ватан пәрвәрлек һәм горурлык тәрбияләү.
26 августтан 30 августка кадәр Югары Ослан районында Студентларның белем форумының өченче сменасы узды.
2018 няче елның 29 нчы август көнне Югары Утар балалар йорты интернатында тәрбияче Идрисова С.И. тарафыннан "Минем борынгы Казаным" дигән тема астында әдәби чара үткәрелде.
"Здравушка" реабилитация үзәгендә шәhәр көне һәм Татар АССРның 100 еллыгына багышланган бәйрәм узды. Бәйрәмне алып баручылар тамашачылара туган як тарихы, хәзерге дәүләт гербы һәм флагы турында сөйләделер.
Әлеге чара ике дәүләт телендә узды. Яшь ата-аналар советыкнан торган жюри "Минен шәһәр, минем гаилә!" рәсем конкурсына йомган ясады. Конкурста җиңучеләргә рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшлнырылды.
Яшь катнашучылар туган якка мәхәббәт турында шигырьләр сөйләделәр, милли халык уен коралларында уйнадылар. Чара күмәк фотосурәт белән тәмамланды.
Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү уңаеннан, “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Альмира Газизова җитәкчелеге астында ДЦ “Волонтер” активистлары тарафыннан акция уздырылды. Алар район халкын бәйрәм белән таныштырды һәм Татарстан Республикасы тасмаларын тараттылар.
2018 нче елның 28 нче августында "Наз" халыкка социаль хезмәт курсәтү үзәгендә социаль педагог Наталья Закирова рус язучы Л.Н.Толстойның 190-еллыгын багышланган чара уздырды.
Түбән Кама шәһәре оешуга 52 ел тулу уңаеннан “Веста” үзәгендә эшләүче хезмәт буенча инструктор Гүзәл Галиуллина социаль хезмәт күрсәтелүче 18 балигъ булмаган бала өчен видеопрезентация кулланып “Минем туган ягым” дип аталган чара үткәрде.
Ел саен 30 августта - Республика көне - регионара дәүләт бәйрәме буларак, Татарстан Республикасы халкы билгеләп үтә. Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнүчеләр дә бу бәйрәмнән читтә калмады.