«Мин яратам сине, Татарстан!» дигән концерт

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

29 нчы август 2018 нче ел, чәршәмбе

    ТАССРның 100 еллыгына әзерләнү һәм аны уздыру кысаларында, “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә “КамАЗ” культура йортыннан “Рухлану” бию  иҗат төркеме, Татарстан Республикасы көненә багышланган «Мин яратам сине, Татарстан!»  дигән бәйрәм концерты белән чыгыш ясадылар.

   Чараның максаты: үз республикаңны  ярату, горурлану  һәм хөрмәт итү хисләре тәрбияләү, халык иҗатын тирәнрәк өйрәнү иде. 

   Килгән кунаклар җыр, бию һәм иҗади атмосферага социаль хезмәт алучыларны тиз җәлеп иттеләр. Артистлар үзләренең кастюмнары, төрле халык биюләре, Татарстан турында җыр, юмор һәм эчтәлекле мәсәлләр күңел күтәренкелеге һәм оптимизм белән бәйрәм  хисе тудырдылар.

   Барлык чыгышлар да Татарстан тарихын, аның төрле өлкәләрдә ирешелгән уңышларын ачыклады.  Студия җитәкчесе Тамара Якушкина һәр очрашуга яңа композиция, яңа номерлар белән килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International