29 август көнне “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та "Татарстан Республикасы көне" уңаеннан «Татарстан – минем Республикам!» исемле бәйрәм концерты булып узды. Бүгенге тантанада интернат-йортта тәрбияләнүчеләр һәм биредә хезмәт куючылар, Иван Онюшкин җитәкчелегендәге “Верба” ансамбле чыгыш ясады.