“Минем туган ягым”. “Веста” үзәге.

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

 

Түбән Кама шәһәре оешуга 52 ел тулу уңаеннан “Веста” үзәгендә эшләүче хезмәт буенча инструктор Гүзәл Галиуллина социаль хезмәт күрсәтелүче 18 балигъ булмаган бала өчен видеопрезентация кулланып “Минем туган ягым” дип аталган чара үткәрде. Максат: туган якка карата, Татарстанда яшәүче халыкка карата ярату һәм хөрмәт хисе тәрбияләү, күпмилләтле республикабызның тарихына һәм мәдәниятенә карата кызыксынуны уяту.

Чара башында балалар видеоролик карадылар һәм Татарстан турында булган белемнәрен ныгыттылар. Шуннан соң катнашучыларга “Минем туган ягым” дип аталган викторинада катнашырга тәкъдим ителде. Балалар ике төркемгә бүленеп татарстанның исәлекле һәм тарихи урыннарын кем яхшырак белә икәнен ачыклау өчен ярыштылар. Уен барышында катнашучылар командалы карар кабул итергә, викторина шартларында биремнәр үтәргә өйрәндләр. Әлбәттә, бу яуда дуслык җиңде.

Чара ахырында һәрбер балага да бүләк тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International