30 августта без Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтәбез. Әлеге истәлекле вакыйгага Аксубай муниципаль районы“Хыял” социаль приютында балалар һәм яшүсмерләр өчен матур күргәзмә оештырылды. Биредә Республиканың тарихы, популяр чаралар, аның символлары , анда яшәүче халыкларның гореф – гадәтләре, борынгы ядкарьләре, мәдәният казанышлары, республиканың кешеләре турында бик күп мәгълүмат тупланган иде.Безнең тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасы шәһәрләренә виртуаль сәяхәт ясадылар. Алар Казан Кремлендә, Болгар, Биләр, Алабугада булдылар. Сабантуйда булдылар Идел-Кама тыюлыгындагы хайваннар дөньясы белән таныштылар. Иҗади остаханә дәресендә укучылар милли бизәкләр төшереп түбәтәй буядылар. Укучылар «Минем республикам! Минем Татарстан» күргәзмәсендә булдылар. Барлык чаралар да бүгенге көн өчен актуаль булган төрле халыклар мәдәниятына хөрмәт,толерантлык тәрбияләүгә корылган иде.