Сарман районы волонтерлары Студентлар форумында катнашты

2018 елның 31 августы, җомга

    26 августтан 30 августка кадәр Югары Ослан районында Студентларның белем форумының өченче сменасы узды. Сарман районыннан форумда аграр көллият студентлары – “Волонтер” иреклеләр берләшмәсе вәкилләре – Мөхлиева Илвина һәм Тимофеева Земфира катнашты.
   Студент тормышының бар өлкәсен үз эченә алган файдалы һәм төрле юнәлештәге белем бирүгә, истә калырлык күңел ачу чараларына корылган, сәләтен үстерү юнәлешендә узган форумнан һәр катнашучы белем, бай тәҗрибә туплап, якты хис–кичерешләр һәм уңышларга ирешү өчен көч һәм сертификат алып кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International