Ел саен 30 августта - Республика көне - регионара дәүләт бәйрәме буларак, Татарстан Республикасы халкы билгеләп үтә. Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнүчеләр дә бу бәйрәмнән читтә калмады.
Бу көнне бүлекчә хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм лаеклы ялдагы өлкәннәребез арасында “ Минем яраткан Ватаным” исеме астында викторина уздырдылар. Аннары тернәкләнүчеләр ике төркемгә бүленеп Татарстан тарихына багышланган сорауларга җаваплар эзләделәр. Чара туган якка багышланган шигырьләр уку белән дәвам итте. Барлык катнашучыларга да бүләк итеп бәйрәм тамгасы тапшырылды.
Әлеге бәйрәмнәр Ватаныбызга карата горурлык һәм тарихыбызга мәхәббәт хисе уята.