2018 елның 30 августында Алексеевский муниципаль районының “Забота” приютында тәрбияче Анисимова М.А. балалар белән “Татарстан -минем Республикам” исемле чара үткәрде.

2018 елның 31 августы, җомга

Гербтагы акбарс  балаларның игътибарын биләде. Бу гадәти булмаган барс – ул канатлы, республика бызның азатлык һәм бәйсезлек сөючән дигәнне аңлата.

Теләсә кайсы илдә кешенең кечкенә генә почмагы- үзенең туган  җире- шәһәре, урамы, өе  бар. Бу-аның кече Ватаны. Безнең ватаныбыз - Татарстан. Картада ул инде күп урын биләми. Әмма табигать байлыгы һәм матурлыгы буенча ул күп кенә  Европа дәүләтләреннән калышмый.

 Татарстан гимны яңгырады. Балалар гимны  басып тыңладылар. Һәрбер илнең, республиканың үз символлары- флагы, гербы, гимны бар. Алар буенча нинди ил турында сүзбарганын белергә була. Татарстан флагын карап, балалар төсләрен әйттеләр, аларның нәрсә аңлатканын сөйләделәр.Хәзерге вакытта Татарстан  нык алга киткән, сәнәгать һәм мәдәни үзәккә әверелә. Табигый байлыклар – нефть, газ, торф, известняк. Республика аша дүрт иң эре елгалар: Идел, Кама, Агыйдел, Нократ ага.

Татарстан –күп милләтле республика. Монда татарлар, руслар, чувашлар, башкортлар дус һәм тату яши,һәм алар барысы да хаклы рәвештә, Татарстанны үз Ватаннары дип саныйлар.

Татарстан – киң һәм бай як. Борынгы «дүртелга җире» йөзләрчә төрле милләт вәкилләренең туган йорты. Республика ике төп халыкның – татар -мөселманнар һәм  рус-христианнарның мәдәни хезмәттәшлек үрнәге  булды. Республикада яшәүчеләр, үзләренең кече ватанын яраталар,аның белән чын күңелдән горурланалар.

Тормышта һәр халыкның һәм аның иленең искиткеч бәйрәмнәре бар, алар тормышыбызны кызыклы һәм эчтәлекле ясыйлар. Без Республика көнен 30 августа бәйрәм итәбез. Республика көне үзендә борынгы гореф-гадәтләрне һәм хәзерге заманны чагылдыра. Бу үткәннәргә истәлек һәм киләчәккә тайпылыш.

Бу көнне республика шәһәр һәм авыллары чәчәккә күмелә, бөтен Татарстанның күпмилләтле халкы ачык һавада тарихи гореф-гадәтләре һәм традицияләре булган театральләштерелгән тамаша, ат чабышы, милли көрәш, борынгы уен кораллары һәм фольклор төркемнәре чыгышы күрү өчен җыела.

 Менә без дә балалар белән  республика көнен күңелле каршылап чара үткәрдек.Бәйрәмгә кунакка бабай килде.Балалар  бабай белән татар телендә җырлар җырладылар, мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр,«Тимербай», «Күчтем-күч», «Түбәтәй», « Тирмә»дигән татар халык уеннары уйнадылар. Бу уеннар балалар өчен яңа иде, шулай булса да балалар уен шартларын дөрес  үтәргә тырыштылар. Татар халкының  нинди милли ашларын безнең әниләр, әбиләр ничек  һәм нәрсәдән пешерүләрен искә төшерделәр. Бабай белән бергәләп чәй эчтеләр.

Бәйрәм ахырында балалар дуслык турында җыр җырладылар,республикабызга иминлек, баерак һәм матуррак  булырга теләк теләделәр. Ә без аны  яратырбыз һәм сакларбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International