2018 нче елның 29 нчы август көнне Югары Утар балалар йорты интернатында тәрбияче Идрисова С.И. тарафыннан "Минем борынгы Казаным" дигән тема астында әдәби чара үткәрелде.
Чараның максаты: башкалабыз Казан шәһәренә, районыбызга карата мәхәббәт тәрбияләү. Балаларны Казанның тарихи урыннары белән таныштыруны дәвам итү. Чара барышында алар Татарстан флагындагы төсләр, Республика гербында Барсның нәрсә аңлатканы турында мәгълүмат алдылар. Шушы мәгълүматлардан соң, балалар викторина сорауларына бик теләп җавап бирделәр.Чараны тәмамлау өлешендә Татарстан Республикасы гимнын үзләре дә татар һәм рус телләрендә кушылып җырлап тәмамладык.