70 яшьтән олырак кешеләрне йореп чыгу кысаларында, Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре, Утяшкино авыл җирлеге башлыгы белән Бакташ авылында булдылар. Бу авылда 13 олы кеше каралды. Тикшерү актларына аларның яшәү шартлары, читтән карауга мохтаҗ булулары турында мәгълумат кертелде. Барлык олы кешеләр белән янгын куркынычсызлыгы, социаль караклык турында инструктаж үткәрелде, социаль яклау бүлеге, «Кайгырту»комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге, һәм ашыгыч хезмәт күрсәтүчеләрнең телефон номерлары кергән белешмәлекләр таратылды. Олы кешеләр күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәтләрен белдерделәр.