"Экстремизмга - юк!" декада кысаларында “Без тынычлык өчен” дигән чара

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

10 нчы сентябрь 2018 нче ел, дүшәмбе

"Экстремизмга - юк!" декада кысаларында, “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү  үзәгендә, компьютер классында социаль хезмәт алучылар өчен “Без тынычлык өчен” дигән арттерапия булып узды.

Чараның максаты: милләтара толерантлыкны үстерү һәм халыкның террорчылык һәм экстремистик идеология күренешләре белән килешмәү иде.

Катнашучылар «Paint» программасында рәсем ясарга, инструментлар һәм палитрадан төсләр сайларга өйрәнделәр. Чара барышында алар безнең илдә, бөтен дөньяда булган террорлык актларына каршы мөнәсәбәтләрен белдерделәр һәм җир шарында тынычлык  булуын  теләүләрен арттерапия ярдәмендә экранда чагылдырдылар. Социаль хезмәт алучылар чара барышында  компьютерда ясаган рәсемнәре аша  кәефләренең күтәрелүен һәм  өйрәнгән осталыкларын  балаларга, оныкларга җиткерүләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International