“Чәч үрү. Башак, француз башагы үрешләренең үтәлү технологиясе”.

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

“Парикмахер эше” хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында социаль хезмәттә торучы гаиләләр өчен “Чәч үрү. Башак, француз башагы үрешләренең үтәлү технологиясе” дип аталган темага чираттагы дәрес үтте. Максат: катнашучыларны төрле чәч үрү төрләренә өйрәтү.

Чәчләрне матур итеп үрү, алардан прическалар ясау хатын-кызлар арасында бик зур популярлык казана. Чөнки озын чәчләр хатын-кызны бизи, аңа өстәмә нәфеслек өсти. Башак үрешенең төрләре бик күп: классик башак, шарлавык, балык койрыгы, француз башагы,  кирегә үрү, урта чәчләргә грекча чәч үреше һ.б. Әлеге дәрестә беренче эш итеп катнашучылар башак үрешен өйрәнделәр, чөнки бу төр чәч үрүен өйрәнсәң, башкаларына да бик җиңел өйрәнәсең, чөнки барысының да асылында шул бер система тора. Шуннан соң модельдә француз башагы, балык койрыгы, шарлавык, киресенчә француз башагы кебек чәчә үрүен өйрәнделәр.

Үз эшләре белән барысы дә кәнагать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International