“Минем балам каты һәм аңа ярашып булмый”. “Веста” Үзәге.

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

“Хуш киләсез! Бәхетле гаилә!” курсы кысаларында һәм балигъ булмаганнар арасында җәбер-золымны профилактикалау эше буенча “Веста” Үзәге психологы Наталья Емельянова 11 нче санлы социаль участокта социаль ярдәм күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен “Минем балам каты һәм аңа ярашып булмый” дип аталган дәрес үткәрде. Максат: балигъ булмаганнар арасында катылыкны профилактикалау.

Бик еш кына балигъ булмаганнар белән профилактика эшендә барлык профилактика субъектлары, башка өлкәләр беренче урынга чыга, ә баланың иң якын кешеләре булган әти-әниләр еш кына читтә калалар. Алар белгечләр каршында бары тик кул гына җәяләр: “Мин аның белән нәрсә эшләргә дә белмим, кулдан гел китте” – дип зарланалар. Шушындый сүзләр ишетмәс өчен, ата-аналарга ярдәм йөзеннән психолог ярдәм группалары уздыра. Чираттагы дәрес башында психолог “Үз балам турында мин нәрсә беләм” дип аталган психологик диагностика үткәрде. Нәтиҗәләр буенча, 75% соралучылар балаларының тормышында булган күп кенә әйберләрен белмиләр. Мәсәлән, баланың яраткан фильмы, кызыклы сайтлары, аның хыяллары – барысы да әти-әни күзлегеннән төшеп кала. Әлеге сорауларга җавап язган вакытта әти-әниләр нинди җавап язырга белмичә аптырадылар. Шулай ук җаваплардан күренгәнчә, әти-әниләрнең тел төбендә кызыклы фикер ята иде: “Нишләп әле ул үзенең уй-фикерләре белән генә йөрергә тиеш соң? Мин нәрсә әйтәм, шул булачак”.  60% соралучылар балаларының кем булачагын үз күзлегеннән карап кына әйтә алдылар. Ә баланың нәрсә уйлавы олылар өчен абсурд булып тоела. Мәсәлән, 13 яшьлек яшүсмернең тату мастеры буласы килүен, олылар бала каршында көлеп, аңа үзләре тиз арада “әйбәтрәк профессия” табып куйдылар. Бу фикерне балага җиткергәнән соң балада бунт барлыкка киләчәген аларның берсе дә уйлап та карамый. Әлеге тикшеренүдән соң психолог“Яшүсмерлек чорының психологик үзенчәлекләре” дип аталаган темага теория өлешен үткәрде һәм катнашучыларга “Бары тик бергә”, “Ике кешегә бер эш”, “Тыңлыйм-ишетәм-аңлыйм” кебек күнегүләр үтәргә тәкъдим итте. Алар барысы да әти-әни һәм бала арасында булган араны якынайту өчен эшләнгәннәр иде.

Азактагы нәтиҗәләр күрсәтүенчә, әти-әниләрнең аңларга һәм тыңларга теләкләре бар, балаларының тормышы белән кызыксыналар, күңелендә нәрсә ятуын аңларга тырышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International