“Экстремизмга – Юк” декадасы кысаларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе психологы яшүсмерләр белән, террорга каршы культура тәрбияләү максатыннан, яшүсмерләр арасында, тренинг элементлары кулланып, профилактик шогыльуздырды. Шогыль барышында балалар “терроризм”, “экстремизм” төшенчәләрен, аларның килеп чыгышын, аермалыкларын тирәнтен өйрәнделәр.
Шулай ук, тренинг барышында низаглар турында сүз алып барылды. Бу тема турында сөйләшкәндә балалар аеруча актив булдылар, төрле ситуацияләр килеп туганда дөрес карар кабул итү хакында үз фикерләрен белдерделәр. Яшүсмерләрне нацизмга, дингә кагылышлы политик сроаулар кызыксындыруы аеруча игътибарга лаек. Ә бит иң беренче чиратта элеге сораулар турыдан туры экстремизм проблемасына кагыла.Соңыннан балалар анкета сорауларына җавап биреп, үзләренең ни дәрәҗәдә толерантлы, башкаларга карата ихтирамлы булуларын ачыкладылар.
Терроризмга карата тискәре караш тудыру максатыннан, илебездә булган иң зур террористлык актлары турында презентаөия карадылар. Бу явызлыкның нинди зур фаҗигаләргә китерүен, кешеләрнең күпме кайгы-хәсрәткә дучар булуларын экраннар аша күрделәр.
Шогыль азагында укучыларга, начар юлга кереп китмәскә өндәгән, памяткалар тапшырылды. “Толеранлы булу-ул......”дигән сүзтемәне һәр укучы үзе аңлаганча дәвам итеп, чара тәмамланды.
Һәр кеше үз юлын үзе сайлый, үзенчә яши. Ә сез нинди юлны сайлыйсыз?