7 сентябрь көнне «Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды.
«Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева карамакта торучы өлкәннәребезнең йортларының кышка әзерлеге буенча сөйләп үтте. «Җылы йорт, уңайлы ишек алды» акциясен игълан итте. Шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең социаль хезмәтләр җыелмасы (дарулардан файдалана алулары) буенча аңлату эшләрен көчәйтү кирәклеген кабат мәртәбә аңлатты.
Оператив эш буенча полиция начальнигы урынбасары Рамил Газимов «караклар сак булыгыз» дигән лекция үткәрде. Ул социаль мошенниклык төрләре турында сөйләде, алдакчыларның корбаны булмаслык итеп киңәшләр бирде һәм катнашучыларның сорауларына җаваплар бирде.
Район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Чулпан Мөхәммәтгалиева "Гриппны профилактикалау. Прививкаларның уңай һәм тискәре гамәлләре» дигән темага чыгыш ясады. Үз чыгышында гриппка каршы вакцинацияләүнең кирәклеге һәм мөһимлеге турында саллы дәлилләрне китерде.
Директор урынбасары Фәния Йосыпова социаль хезмәткәрләргә норматив-хокукый законнар буенча тест үткәреп китте.
Социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина социаль хезмәткәрләргә отчет тутыру буенча аңлатты.
Җыелыш котлаулар белән тәмамланды.