Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында Өлкәннәр көне уңаеннан концерт үткәрелде. Әлеге матур бәйрәм көнендә безгә концерт белән Мәдәният йорты артистлары килде, алар әби-бабайларыбызны матур җырлар һэм биюлэр белән сөендерделәр һәм аларга матур кәеф бүләк иттеләр.
Наркотикларны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында «Веста» Үзәге психологы Наталья Емельянова 11 нче санлы социаль участок территориясендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдән 14-15 яшьлек 18 яшүсмер арасында «Ачыктан-ачык сөйләшү» дип аталган дәрес үткәрде.
1 нче октябрь, 2018 нче ел, дүшәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә өлкәннәр көненә багышланган «Дәүләт хезмәтләре электрон аша башкару” дигән мастер класс булып узды
Чараның максаты: өлкән яшьтәге гражданнарда электрон аша дәүләт хезмәтләрен алу буенча кызыксыну уяту һәм белемнәрен арттыру иде.
Хезмәт буенча инструктор Рәмзия Хайбулова өлкән буын социаль хезмәт алучыларны бәйрәм белән котлады һәм сәламәтлек, яраткан шөгыльләреннән шатлык тоюларын, иҗади үсеш һәм яхшы кәеф теләде.
Чара барышында белгеч катнашучыларны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының эш тәртибе турында сөйләде - uslugi.tatarstan.ru, аның мөмкинлекләре һәм өйдән чыкмыйча электрон аша дәүләт хезмәтләрен алуның өстенлекләрен күрсәтте. Теркәлү вакытында кирәкле документлар һәм кыенлыклар килеп туган очракта, шалтыратыр өчен порталның түләүсез консультация линиясенең телефон номерын искә төшерде. Шәхси кабинетны ачу һәм электрон аша дәүләт хезмәтләре алу тәртибе: табибка язылу, счетчик күрсәткечләрен тапшыру, онлайн коммуналь хезмәтләр, мобиль элемтә өчен түләү һ. б. Белән таныштырды.
Чарада 8 кеше катнашты.
Мамадыш картлар һәм инвалидлар йорты “Алтын көз” VII нче Република конкурсында “Сәламәт яшәү рәвеше –озак яшәү нигезе” номинациясендә катнашты
01.10.2018 ТҮ “Астра” да тәрбиячеләр “Йөрта куркынычсызлык әлифбәсе” дип аталган профилактик әңгәмә үткәрделәр.
2018 елның 29 сентябрендә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Балтачның үзәк урамында һәм Чепья авылында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.
1 октябрь көнне Тукай муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре Югары Байлар авылында өйдә социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән «Хатирәләр терапиясе» технологияләрен кулланып «Безнең заман” дип аталган чара уздырды.
Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Яр Чаллы шәhәре” шәhәр округындагы “Доверие” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе шәһәр учреждениеләрендә мәгълүмати очрашулар уздыруын дәвам итә.
27 сентябрь көнне «Доверие» үзәгенең Үзәк районы буенча бүлек мөдире Вәлиева Лилия Шамил кызы һәм юрист Телешева Анастасия Анатольевна Яр Чаллы шәһәре “Мәхәллә” идарәче компаниясендә халык белән эшләү белгечләре белән чираттагы очрашуны уздырдылар.
«Тургай» приютында «Тынычлык» темасына рэсем конкурсы узды. Рэсем конкурсында приютта тэрбиялэнуче барлык балаларда актив катнашты.Тынычлык һэркем өчен кирэк.һэркем моны бик яхшы анлый. Балалар ясаган рәсемнәрдә бу бик яхшы чагыла иде.Ясаган рэсемнэр барысыда бик матур чыкты.