«Ачыктан-ачык сөйләшү». «Веста» Үзәге.

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Наркотикларны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында «Веста» Үзәге психологы Наталья Емельянова 11 нче санлы социаль участок территориясендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдән 14-15 яшьлек 18 яшүсмер арасында «Ачыктан-ачык сөйләшү» дип аталган дәрес үткәрде. Максат: җенси юл белән бирелә торган авыруларны профилактикалау. 

Дәрес баш мие штурмыннан башланды. Психолог катнашучыларга аларга билгеле булган барлык авыруларны искә алырга һәм аларның нинди нәтиҗәләргә китерүен билгеләргә тәкъдим итте.  Исемлек тулы булмаганлыктан психолог балаларга җенси юл белән күчә торган авырулар турында сөйләде. Аннары дәрестә катнашучыларга «Хисләр җебе» күнегүләрендә катнашырга тәкъдим ителде, ул әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашу ысулын билгеләргә мөмкинлек бирде; «Минем киләчәккә планнарым» күнегүе катнашучыларга үлем белән авыручы кешенең (мәсәлән СПИД) ерактагы киләчәге юклыгын аңларга мөмкинлек бирде. Яшүсмерләр үзләренең хыялларын, теләкләрен, киләчәккә планнарын “кояш нуры”нда яздылар; «Зәңгәр/кызыл кәнфит» уены, үз-үзеңне тотышыңны аңлау максаты белән үткәрелде.  Психолог барлык катнашучыларга 2 төстәге конфет таратты, ә аннары балаларга кызыл кәнфитне алган кешеләрнең СПИДны шартлы рәвештә йоктырганлыгын, зәңгәре – сифилис йоктырган имеш дип аңлатты. Психолог шулай ук әдәпле, әмма тәкъдим ителгән сыйдан баш тарткан яшүсмерләрне дә мактады.

Йомгаклау даирәсендә катнашучылар беренче биремнең иң авыры булуын таныды, чөнки аларга авырулар буенча барлык мәгълүматны искә төшерү авыр булды. Ә алар өчен «Зәңгәр/кызыл кәнфит» уены иң кызыклы һәм файдалысы булды. Ул күпләргә үзләренең тәртипләре турында уйланырга мөмкинлек бирде. Яшүсмерләр үзләренең репродуктив сәламәтлегенә аңлы карасын өчен, дәрес ахырында һәр катнашучы «Сак булыгыз, җенси юл белән бирелә торган авырулар" дигән белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International