1 нче октябрь, 2018 нче ел, дүшәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә өлкәннәр көненә багышланган «Дәүләт хезмәтләре электрон аша башкару” дигән мастер класс булып узды
Чараның максаты: өлкән яшьтәге гражданнарда электрон аша дәүләт хезмәтләрен алу буенча кызыксыну уяту һәм белемнәрен арттыру иде.
Хезмәт буенча инструктор Рәмзия Хайбулова өлкән буын социаль хезмәт алучыларны бәйрәм белән котлады һәм сәламәтлек, яраткан шөгыльләреннән шатлык тоюларын, иҗади үсеш һәм яхшы кәеф теләде.
Чара барышында белгеч катнашучыларны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының эш тәртибе турында сөйләде - uslugi.tatarstan.ru, аның мөмкинлекләре һәм өйдән чыкмыйча электрон аша дәүләт хезмәтләрен алуның өстенлекләрен күрсәтте. Теркәлү вакытында кирәкле документлар һәм кыенлыклар килеп туган очракта, шалтыратыр өчен порталның түләүсез консультация линиясенең телефон номерын искә төшерде. Шәхси кабинетны ачу һәм электрон аша дәүләт хезмәтләре алу тәртибе: табибка язылу, счетчик күрсәткечләрен тапшыру, онлайн коммуналь хезмәтләр, мобиль элемтә өчен түләү һ. б. Белән таныштырды.
Чарада 8 кеше катнашты.