Питрәч районының «Шатлык» приютының тәрбиячесе Тимофеева И.А. «Яшьүсмәләр һәм балалар социаль приютының иң яхшы тәрбиячесе» конкурсы кысаларынды «Гаиләдә бәхетле чәчәге» дигән темага ачык дәрес үткәрде. Максаты – гаиләдә турында һәм аның мәгнәсе турында күзаллау формалаштыру. Балалар бик теләп катнашучылар, шигыйрьләр сөйләделәр, үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Сара азагында балаларның Тула гаилә төшенчесе турында төп мәглүмәтне алулары аңлашылды.
Автор: Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты".
“Дөньяда дуслыктан да кадерлерәк
берни дә юк: тормыштан дуслыкны алып
ату, дөньяны кояш нурыннан мәхрүм
итүгә тиң” дигән Цицерон
Балаларны дуслашырга өйрәтү , дуслыкны саклый белергә өйрәтү максатыннан көнне “Шатлык “ приютында “Дуслык турында иң яхшы сүз” дип аталган сыйныф сәгате үткәрелде. Дәрес дуслык турындагы мәкальләрдән башланды. Тәрбияче Л.И. Дементьева мәкальләрнең башларын әйттә иде, ә балалар дәвам иттеләр. Соңыннан тәрбияче аларны дуслык турындагы әйтемнәр белән таныштырдым һәм аларның мәгънәләрен аңлаттым. Аннан соң балалар “Мин үземнең дустымны нинди итеп күрергә телим?”, “Дустымнан ни телим?” дигән сорауларга җавап бирделәр. Балаларның җавапларын тыңлаганнан соң аларга “Синең характерың әйбәтме?” дигә тест тәкъдим иттем. Тест сорауларына җаап биреп бетергәч балалар Агни Бартоның “Дус кирәк” дигән шигырен тыңладылар, аннан соң үзләре дә “Дус эзлим” дигән белдерү яздылар. Дәрес ахырында алар “ Дуслык чәчәге” үстерделәр һәм “Дуслык кануны” кабул иттеләр. Дәрес “Дуслык турында” җыр белән тәмамланды.
Автор: Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты"
2018 елның 27 сентябрь көнне Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны әш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Балтач муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гатиятуллина Алсу Фариз кызы өлкәннәр көненә багышланган “Таяну ноктасы” тапшыруын төшерүдә катнашты. Тапшыруны 1 октябрь көнне сәгать 19.00 карарга мөмкин.
Балтач районы “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре Нина Сидорова Чепия авылында ялгыз яшәүче 61 яшьлек Светлана Миронованың йорт түбәсен алыштыру эшен оештырып җибәрде.
2018 нче елның 28 нче сентябрендә “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү узәгендә, “Ана булу бәхете” программасы нигезендә чираттагы –5 енче дәрес утте. Дәреснең максаты – булачак әниләрдә йөклелек чорында карындагы баласы белән аралашу серләренә төшендерү һәм баланың физиологик яктан усеше белән таныштыру иде.
Барлык әниләр дә лекцияне кызыксынып тыңладылар һәм күп төрле сораулар бирделәр. Психотренинг әниләрдә куңел тынычлыгы һәм күтәренке кәеф арттырды.
Балтач җирлегендә гомер итүче Гәйфетдинова Нәфисә Зариф кызына 28 сентябрь көнне 95 яшь тулды.
Социаль хезмәтләр күрсәтү кысаларында Лениногорск муниципаль районындагы "Исток-Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-реабилитация бүлегендә шәфкать туташы Хасанова В. Х. тарафыннан “Сөт бизенең яман шешенә каршы профилактика” темасына багышланган әңгәмә үткәрелде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәткәрләре, шәһәр китапханәсе, 6 һәм 13 нче ТОС хезмәткәрләре көче белән микрорайон пенсионерлары һәм хезмәт күрсәтүчеләр өчен өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чарасы оештырылды.
Бу бәйрәмнең халыкара исеме Россиядә юкка гына җылы һәм сакчыл — Өлкәннәр көне диеп алыштырылмый.Чөнки бу көнне гомер буе балаларына, оныкларына һәм оныкчыкларына мәхәббәт бүләк итүчеләргә, хөрмәт һәм мәхәббәт хисләрен белдерү көне буларак кабул ителде.
Хәзерге вакытта Кукмара муниципаль районында «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкән яштәге тәрбияләүче бер гаилә бар, бу өлкән кешенең социаль хәлен яхшырту, буыннар элемтәсен ныгыту, тормыш тәҗрибәсен тапшыруны тәэмин итү, куркынычсызлык һәм сәламәт картлык өчен шартлар тудыру мөмкинлеге бирә.
2018 елның 21 сентябрендә Иске Уча авылына Терентьева Зоя Ивановнага чара оештырылды.
Якынлашып килүче өлкәннәр көне белән Зоя Иван кызын Кукмара муниципаль районының социаль яклау бүлеге башлыгы Җамалиева Светлана Валентин кызы, «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Мөбәрәкова Нурсия Минивакил кызы , өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Кормильцева Гөлзада Ваһап кызы котладылар.
Өлкәннәр көне алдыннан ялгыз яшәүче пенсионер Никитина Елена Андреевна аеруча кайгыртучанлык тойды. Өлкән пенсионерга ярдәмгә «Дуслык»отряды волонтерлары килде. Волонтерлар йортлар җыештырдылар, тәрәзәләр юдылар, тузан сорттелэр һәм Елена Андреевнаның барлык үтенечләрен дә үтәделәр.