Мәгълүмати очрашу

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Яр Чаллы шәhәре” шәhәр округындагы “Доверие” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе шәһәр учреждениеләрендә мәгълүмати очрашулар уздыруын дәвам итә.

27 сентябрь көнне «Доверие» үзәгенең Үзәк районы буенча бүлек мөдире Вәлиева Лилия Шамил кызы һәм юрист Телешева Анастасия Анатольевна Яр Чаллы шәһәре “Мәхәллә” идарәче компаниясендә  халык белән эшләү белгечләре белән чираттагы очрашуны уздырдылар.

Очрашу барышында Үзәк белгечләре социаль ярдәм күрсәтүнең төрләре, формалары белән таныштырдылар, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенә кабул иткәндә кирәкле документлар, социаль хезмәтләр күрсәтү шартлары, тарифлар турында мәгълүмат бирделәр. Татарстанда тормышка ашырыла торган «Олы яшьтәге кеше өчен гаилә» проектының гамәлгә ашыру тәртибен яктырттылар.

Чыгыш барышында «Доверие» үзәге белгечләренә бик күп сораулар бирелде. Утырыш азагында очрашуда катнашучылар Үзәк белгечләре яктырткан мәсьәләләрнең актуальлеген билгеләп үттеләр, алынган җаваплардан канәгатьлек белдерделәр. Барлык катнашучыларга Үзәк эшчәнлеге турында буклетлар таратылды, контакт телефоннар калдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International