Авыл хуҗалыгы ярминкәләре, Балтач

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

2018 елның 29 сентябрендә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында  Балтачның үзәк урамында  һәм Чепья авылында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.

Ярминкәне бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр көтте, чөнки анда кышка яшелчә һәм җиләк-җимеш алып калырга, терлек һәм кош-корт өчен фураж әзерләргә мөмкин. Өлкән буынга хезмәт күрсәтү уңайлы булсын өчен Балтачта социаль такси эшләде, алардан 28 пенсионер файдаланды. Ярминкәдә коймак белән кайнар чәй оештырылды.

     Социаль такси эшләвенә һәм өлкәннәргә чәй эчертудә Балтач районының “Наз” үзәге белгечләредә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International