Югары- Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында «Көз- чибәркәй» дип исемләнгән шөгыль үткәрелде.

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе
1 октябрь көнне Югары - Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортында тәрбияче Хәбибуллина Г. Р. «Көз - чибәркәй» дип исемләнгән шөгыль үткәрде. Максат: балалрның иҗади сәләтләрен үстерү, авыл хуҗалыгы хезмәтенә хөрмәт һәм кызыксыну уяту, икмәккә мәхәббәт, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү. Һәр фасылның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең ак карлары, яз - тезелешеп кайткан киек казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә. Бүгенге шөгылебез кызыклы уеннар һәм төрледән - төрле конкурслар белән үрелеп барды. Моңсу да, шул ук вакытта куанычлы да ул көз. Җәй тәмамлану моңсулык тудырса, мул уңыш шатлык китерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International