1 октябрь көнне Тукай муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре Югары Байлар авылында өйдә социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән «Хатирәләр терапиясе» технологияләрен кулланып «Безнең заман” дип аталган чара уздырды. Калмия, Калмаш, Югары Байлар авылы өлкәннәре яшьлек хатирәләре белән уртаклаштылар. Шигырьләр, җырлар, биюләр, мәзәкләр- өлкәннәрне яшьлеккә кайтардылар.
Чарада район ветераннар Советы рәисе Зарипов Г. С., Югары Байлар авылының беренчел ветераннар һәм пенсионерлар советы рәисе Исламов К. А.,социаль эш буенча белгеч Дәүләтова Л. Ф. катнаштылар.
Бәйрәм бик күңелле үтте! Бәйрәмдә катнашучылар киләсе очрашуны Калмаш авылында оештырырга булдылар.
Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.