ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

«Гнездышко» приютында 3 октябрь көнне узган Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм программасы шулай дип аталды.

Өлкәннәр декадасы кысаларында Тукай муниципаль районының "Шәфкать «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары  Шакирова Р.Ф. һәм Сәлимова А.З. >совместно с несовершеннолетними, проведены мероприятия в селах Малая Шильна и Тлянче-Тамак по изготовлению  открыток и вручению их пожилым родственникам.

3 октябрь 2018 ел, чәршәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәге балалары өчен сәламәт яшәү рәвеше профилактикасы максатыннан “зарарлы һәм файдалы гадәтләр” дигән видео дәрес үткәрелде.

2018 елның 2 октябрендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә алиментлар буенча комиссия утырышы узды. Прокурор ярдәмчесе- Газизов А.Р., социаль яклау бүлеге начальнигы- Ахмадуллина Р.С., социаль хезмәт күрсәтү комплексы үзәге юрисконсульты- Султанов В.Б., гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире- Барабашкина Л.И., халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплексы үзәге директоры- Мурадымова Ф.М. һәр атнанын беренче сишәмбесендә бу мәсьәлә буенча ярдәмгә килергә әзерләр.

Чирмешән муниципаль районының «Мәрхәмәтле йорәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре Өлкәннәр көне уңаеннан «игелекле эшләр эшләргә ашыгыгыз» акциясе кысаларында өлкән яшьтәге кешеләргә хуҗалык эшләре буенча ярдәм иттеләр. Тәрәзәләрне юдылар, бакча казыдылар, ишегалдында җыештырдылар.  Өлкәннәр бик шатландылар, рәхмәт сүзләре әйттеләр.

 

1нче рәсем мәктәбе укучылары эшләренең күргәзмәсе

 

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә “Сможем вместе” проектын тормышка ашыру кысасында 03нче октябрьдә 1нче рәсем мәктәбе укучылары эшләренең күргәзмәсе оештырылды. Көзнең матур мизгелләре белән балалар, хезмәткәрләр һәм ата-аналар сокланалар.

 

Өлкәннәр көне уңаеннан, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең  мөдире Ризванова Луиза җитәкчелегендә, авылда эшләүче социаль хезмәткәрләре белән hәм Зәй-Каратай авыл җирлеге башлыгы Идиятова Миляуша  белән берлектә, Өлкән кешене кабул итү гаиләсендә булдылар.

Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай»  приютында тэрбиялэнуче балалар «Чиста урманнар» дигэн акциядэ катнашты. урман безгә күп нәрсәләр бирә .Шуңа да табигатьне саклау -һәр кешенең изге бурычы ул. Чөнки кешенең тормышы табигать белән бәйләнгән. Әгәр кешеләр һаваны, суны агулап, урманны корытып, җәнлекләрне, кош-кортларны кырып бетерәләр икән, димәк, кеше үз-үзен юк итә дигән сүз. Чөнки аңа яшәр өчен җирлек калмый. Кешеләр табигатькә беркайчан да тиешенчә сак була белмәделәр. Аны сакларга, аның турында кайгыртырга кирәклеген бик соң аңладылар.Шуңа күрә җирдәге тереклекнең барлык төрләрен саклау максатында Кызыл китап булдырылган.

 – Кеше гомере буе табигатьтән файдалана.  Табигать кешене ашата, эчертә, киендерә.   Табигать бездән ярдәм көтә. Аның матурлыгы һәм байлыгы безнең кулда. Табигатьне саклау өчен без үз бурычыбызны үтәргә тиеш. Әйдәгез, бергәләп табигать сагына басыйк!     


2
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

2 октябрь көнне район мәдәният үзәгендә Балтач һәм Балтач зонасыннан чакырылган өлкәннәребез өчен зур бәйрәм чарасы үтте. Өлкәннәребез өчен кайнар чәй табыны оештырылды һәм район мәдәният хезмәткәрләре көче белән хәзерләнгән зур концерт тамаша күрсәтелде.

      2 октябрьдә Балык Бистәсе муниципаль районының халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Доверие – Ышаныч” дәүләт автоном учреҗдениесендә әти-әниләре алимент түләүдән баш тарткан балалар тәрбияләүче гаиләләргә Бердәм  кабул итү Көне узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International