ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

     2018 елның 2 октябрендә “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү белгечләре Әтнә район китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торучы балалар өчен “Россиянең данлыклы улы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Белгечләр язучы тормышыннан һәм иҗатыннан кызыклы фактлар белән таныштырдылар. Балалар Л. Н. Толстойның әсәрләрен укыдылар һәм үз фикерләре белән уртаклаштылар. Катнашучыларга бүләккә язучының хикәя китабы һәм аның тормыш юлын чагылдырган буклет бирелде. Чара “Россиянең данлыклы улы” күргәзмәсендәге әсәрләр буенча фикерләшү белән тәмамланды.

2 нче октябрь, 2018 нче ел, сишәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгенең социаль хезмәт алучылары шәһәребезнең орган залында «Беренче кичә. Вивальди Эффекты. Моцарт Эффекты» дигән музыкотерапиядә булдылар.

Чараның максаты: социаль адаптация вакытында авыруларны җиңәргә ярдәм итү һәм мускулларны йомшарту, күңел күтәренкелеген  яхшырту иде.

Музыкотерапия - ул музыка белән дәвалау. Ул җанга, тәнгә тынычлык бирә һәм нур, матурлык, сәламәтлек өсти.

Безнең социаль хезмәт алучылар моң дөньясына күмелеп, Моцарт музыкасы һәм башка бөек композиторлар иҗаты белән хозурланып, Игорь Лерман Камера оркестры концертында  музыка тыңладылар. Бу авторларның көйләре уңай эмоцияләр, күңел күтәренкелеген һәм кәефне яхшыртуга йогынты ясый торган күңелле истәлекләр, ассоциацияләр булдырырга сәләтле икәнен, алар  үзләренең хис, тойгылары аша белделәр.

Чарада 12 кеше катнашты.

1 нче октябрь көнне Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы  үткәрелде.  Өлкәннәр  хөрмәтенә  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе,  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Закиров Ринат Зиннур улы,  район советының аппарат җитәкчесе Гөлнара Реваль кызы Галәүтдинова котлау сүзләрен җиткерде. Казан шәһәр филармония артистлары тарафыннан бәйрәм концерты тәкъдим ителде. Тантана җанлы аралашулар белән  чәй өстәле артында дәвам итте.

2018 елның 2 нче октяберендә Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә  барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган Шәмәрдән авыл җирлегендә яшәүче  өлкәннәребез өчен бәйрәм өстәле оештырылды. Рәхмәт сүзләре белән кичәне Балкыш халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Равил улы Рөстәм Равилин ачты. Өлкәннәр өчен Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәм номерлары белән чыгыш ясадылар. Кичә бик җылы шартларда үтте. Әлеге чарадан безнең өлкәннәребез  бик яхшы кәеф һәм рәхмәт сүзләре белән кайтып киттеләр.

27 сентябрь көнне Мөслим  картлар һәм инвалидлар интернат-йорты  базасында янгын сүндерү, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү, янгын вакытында кешеләрне эвакуациялау буенча персоналның эшчәнлеген тикшерү, коткару эшләре буенча контроль-тактик  өйрәнүләр һәм барлык учреждение хезмәткәрләре белән планнан тыш янгын куркынычсызлыгы  буенча инструктаж  уздырылды.

Тукай муниципаль районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында ел саен октябрь башында Өлкәннәр көненә багышланган чаралар үткәрелә. 2 октябрь көнне интернат-йорт хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларны котладылар. Алар өчен директор Л. Т. Хөсәенованың котлау сүзләре, Теләнче Тамак урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларының матур шигырьләр һәм концерт номерлары әзерләнгән иде. Һәр социаль хезмәт алучыга бүләк пакеты тапшырылды. Бәйрәмнән барысы да канәгать калды.

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Халыкара өлкәннәр көне кысаларында №2 «Әллүки» балалар бакчасы нәниләре белән 1 нче октябрь көнне  “Өлкәннәрне котлыйбыз” дигән темага бәйрәм открыткалары әзерләделәр. Әлеге чараның төп максаты – өлкәннәргә карата ихтирамлы караш тәрбияләү.

Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютынын бакчасында торле торле  матур чэчэклэр усте. Аларнын кайберлэре хэзердэ шау чэчэктэ утыра.Э кайберлэренен инде орлыклары бар. Икенче елгада чэчэргэ дип кызларыбыз чэчэк орлыклары жыйдылар.Матурлык, матур аллы –голле чэчэклэр кунеллэребезне кутэрэ.Доньяга матурлык остилэр!

28 сентябрь көнне Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче Афанасьев А.В. “Минем яшем, минем байлыгым” дип исемләнгән Республика конкурсының  финал этабында вокал номинациясендә катнашып беренче урын яулады.

Зәй муниципаль районы "Шатлык" халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү Үзәгендә инде күп еллар күркәм традиция яшәп килә.  Өйдә социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре үзләренең социаль хезмәтләр кабул итүчеләрен һәр бәйрәм белән тәбриклиләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International