2 октябрь көнне район мәдәният үзәгендә Балтач һәм Балтач зонасыннан чакырылган өлкәннәребез өчен зур бәйрәм чарасы үтте. Өлкәннәребез өчен кайнар чәй табыны оештырылды һәм район мәдәният хезмәткәрләре көче белән хәзерләнгән зур концерт тамаша күрсәтелде.
Бәйрәм тантанасында муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин өлкәннәрбезне бәйрәм белән котлады, аларның җәмгыятьтәге урыннарын югары бәяләп,тормышларына бәрәкәт, сәламәтлек теләде.
Район кураторы, төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасының дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе дәүләт автоном учреждениесе җитәкчесе Мәҗит Салихов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау җиткерде.
Бәйрәм тантанасында 1 октябрь көнне үзләренең юбилейларын билгеләп үтәче 8 өлкәнебезгә һәм гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап 50-55 ел бергә мәхәббәт һәм аңлашу белән яшәгән 3 парга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм тантанасыннан соң район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм район кураторы Мәҗит Салиховлар Чепья авылы җирлегендә урнашкан “Наз” социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә өлкәннәребезне бәйрәм белән котлап буләк күчтәнәчләр тапшырдылар.