Өлкәннәр көне белән котлау

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында Тукай муниципаль районының "Шәфкать «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары  Шакирова Р.Ф. һәм Сәлимова А.З. Кече Шилнә һәм  Теләнче Тамак авылларында социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар белән өлкәннәр көненә багышлап открыткалар ясадылар. Балалар өлкәннәрне Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар һәм үзләренең әби-бабайларына һәм тыл хезмәтчәне Зарипова Мосалия Әхмәт кызына тапшырдылар. Котлауда 10 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International