Ихтирамыбыз зур

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

«Гнездышко» приютында 3 октябрь көнне узган Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм программасы шулай дип аталды. Өлкән кеше булып пенсия яшенә җиткән һәркем санала. Бу көн барыбызга да өлкәннәргә ярдәм итәргә, аларга хөрмәт белән карарга һәм аларның уңай тәҗрибәсен үзләштерергә кирәклеге турында искә төшерә. Бу бәйрәм бик мөһим.

Приюттагы тәрбияләнүчеләр да әлеге бәйрәмгә әзерләнде. Чарага приютның ветераннары чакырылган иде. Балалар өлкәннәргә карата җылы мөнәсәбәтләрен шигырьләр, матур җырлар, биюләр аша белдерделәр. Үз куллары белән эшләнгән открыткалар бүләк иттеләр. Бу якты һәм изге бәйрәмдә өлкән яшьтәге кешеләр аеруча игътибар үзәгендә булырга тиешләр. Чара бик күңелле, кызыклы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International