Чирмешән муниципаль районының «Мәрхәмәтле йорәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре Өлкәннәр көне уңаеннан «игелекле эшләр эшләргә ашыгыгыз» акциясе кысаларында өлкән яшьтәге кешеләргә хуҗалык эшләре буенча ярдәм иттеләр. Тәрәзәләрне юдылар, бакча казыдылар, ишегалдында җыештырдылар. Өлкәннәр бик шатландылар, рәхмәт сүзләре әйттеләр.