Өлкәннәр көне уңаеннан, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең мөдире Ризванова Луиза җитәкчелегендә, авылда эшләүче социаль хезмәткәрләре белән hәм Зәй-Каратай авыл җирлеге башлыгы Идиятова Миляуша белән берлектә, Өлкән кешене кабул итү гаиләсендә булдылар.
Бер ел элек Зәй-Каратай авылында яшәүче Шарюков Дамир һәм Әхмәдова Рабига өлкәннәр өчен гаилә төзү турында килешү имзаладылар. Ул катлаулы һәм авыр тормыш кичергән, тыл хезмәтчәне, гаиләсе дә, балалары да булмаган, өйсез дә калган. Соңгы елларда Лениногорскның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәгән. Ялгыз Рабига апа 88 яшендә бу гаиләдә чын туганнарын, яхшы тәрбия, кайгыртучанлык һәм игътибар тапты. Ул барысын да елмаеп каршы ала, юмор хисенә ия, җыр да җырлап бирә. Һәм, әлбәттә инде, бәхетле картлык өчен торган гаиләcенә чиксез рәхмәтле.
Бүгенге очрашуга социаль хезмәткәрләр «Аулак –ой» дигән авылының өлкән яшьтәге гражданнары өчен оештырылган клубның «көмеш яшьтәге " әгъзаларын волонтерлар буларак да чакырдылар. Бу очрашу барысы өчен дә бик җылы, өй шартларында узды һәм хатирәләрне тагын озак җылытачак.