“Һәрвакыт яшь күңелле булып калыгыз” дигән бәйрәм кичәсе

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

3 нче октябрь, 2018 нче ел, чәршәмбе

 “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган “Һәрвакыт яшь күңелле  булып калыгыз” дигән бәйрәм кичәсе булып узды.

Чараның максаты: өлкән яшьтәге кешеләр проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, кайгыртучанлык һәм хөрмәт күрсәтү.

Бу кичәдә өлкән буын социаль хезмәт алучыларны,  өлкәннәр көне белән, 1нче филиал китапханәсе мөдире Фирдая Зиганшина котлады.  “Уч төбен җылытабыз – җыерчыкларларны йомшартабыз” дигән мавыктыргыч, дәртле уеннар белән катнашучыларның кәефләрен  күтәрергә ярдәм итте. Ком белән рәсем  ясау остазы Алинә Хәйруллина, тамашачылар күз алдында, безнең кадерле, яраткан әби - бабайларыбыз турында комнан эчтәлекле рәсемнәр ясады. Моңлы музыка тавышлары астында, эшләнгән ком тамашасы катнашучыларның күңелләренә хуш килде. Бәйрәмне төрле жанрдагы биюләр: брейк – данс,  халык биюләре  бизәде.

Социаль хезмәт алучылар күтәренке кәеф белән кичәне оештыручыларга һәм кунакларга рәхмәт белдерделәр, аларга илһам, иҗади уңышлар теләделәр.

.Чарада 49 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International