Алимент түләтү буенча бушлай юридик консультация уздыру, Балтач

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Бердәм гражданнар кабул итү көне уңаеннан 2018 нче елның 2 нче октябрендә Балтач районында сәгать 10.00 нан 12 гә кадәр алиментларны түләү буенча бушлай юридик консультация үтте.  Кабул итү Балтач һәм Кукмара районнары суд приставы бүлеге башлыгы урынбасары Ф.Г.Сайфутдинов, суд приставы Н.М.Накипова, “Наз” Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Г.А. Ахмадиева, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Нургалиев А.Р., опека һәм тәрбия секторы белгече З.Г. Шайхутдинова белән берлектә узды. Үзләрен борчыган сораулар белән районнан 3 кеше мөрәҗәгать итте һәм аларга тиешле консультация бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International