2018елның 3октябрь көнне район Мәдәният йортында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы уздырылды. Әлеге бәйрәм чарасы вакытында “Родник” халыкка социальхезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социальпедагогы Хусаинова Л.З. волонтерлар белән берлектә бу чарада актив катнаштылар. Бәйрәм күрке булып өлкән кешеләрнең кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук әлеге чарада Теләче районының төрле оешмаларыннан килгән җитәкчеләр белән “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү узды. Өлкәннәр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
Бәйрәм соңында бәйрәм кунаклары өчен спектакль күрсәтелде.