Алабуганың «Доверие» отряды волонтерларына ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм инвалидларга ярдәм акциясе

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында “Доверие” халыкка хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балалар һәм волонтерлар белән берлектә шәһәребезнең ветераннарына йорт территориясен тәртипкә китерү буенча ярдәм күрсәттеләр. Балалар һәм волонтерлар бердәм көч белән бакчаны һәм йө эчен тәртипкә китерделәр. Чараның максаты булып үсеп килүче буында патриотизм һәм толерантлылык хисләре, игелеклелек, өлкәннәргә карата хөрмәт кебек сыйфаталр тәрбияләү булып торды. Эш тизрәк һәм күңеллерәк барсын өчен, өлкәннәр балаларга тормышларыннан кызыклы вакыйгалар, сугыш еллары, үзләренең балачаклары турында сөйләделәр.Җыештыру эшләренең ахырында ветераннар үзләренең ярдәмчеләренә чын күңелдән рәхмәт белдерделәр, чәй табынына чакырдылар.Балалар үткәрелгән чарадан уңай хисләр кичерделәр, һәм киләчәктә өлкәннәргә ешрак ярдәм күрсәтү теләген белдерделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International