1 октябрь көнне район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм бер төркем хакимият вәкилләре Азалак авылында яшәүче Хамидуллина Фирдания гаиләсенә тәрбиягә алынган 85 яшьлек юбиляр Садвакасова Тәкъсинә апаны котларга бардылар. Узган елның гыйнварыннан республикада гамәлгә кергән пилот проекты кысаларында, ялгызы, караучысыз калган ветеранны Фирдания ханым тәрбиягә алган иде. Быел август аенда аларның бергә яшәүләренә бер ел тулды. Олыгайган көнендә Җәлил бистәсенең картлар һәм инвалидлар йортына эләккән Тәкъсинә әби хәзерге көндэ Фирдания ханым һәм аның 11 яшьлек кызы янында гаилә җылысы һәм хөрмәт тоеп яши. Ялгызы гына кыз үстерүче Фирданиянең берәр әбине тәрбиягә алырга иде дигән теләге 2017 елның август аенда тормышка аша. Интернатта яшәүче Тәкъсинә әбине бер күрүдэ ошата да, өенә алып кайтып та китә. Кәгазьләрне рәсмиләштереп тә куялар. Бүгенге көндә “Минем дә әбиле буласым килә”,- дип хыялланган Ренатаның да теләге тормышка аша, әбисе дә аның мәктәптән кайтуын түземсезлек белән көтеп ала. Фирдания да, агрофирмага эшкә җыенганда, кызы янында иптәш барлыгын тоеп, ышанып чыгып китә ала. Тәкъсинә апа бик күп догалар белә, Фирдания ханымның йортына да әби белән бергә бәрәкәт иңә. Күңел җылысына, бала назына, ягымлы карашка, яратып, әби, дип эндәшүгә күптән тансыклаган әбигә язмыш яхшы мөмкинлек бүләк итте, мәрхәмәтле кешеләр белән очраштырды. Үз-үзен йөртә, намазын укый, бакчада бергәләп үстергән уңышны, җәен болында җиләк-җимеш җыялар. Күршеләре, авылдашлары гаиләнең хәлен белешеп торалар. Хәер, рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил, дигәннәр. Тәкъсинә апаның күңеле дә туып-үскән, балачаклары, яшьлеге үткән Азнакай якларын, соңрак гомер иткән Казахстан якларын сагына. Ул якларда якын туганнары инде күптән исән булмасалар да, күнеле белән һаман шул якларга кайтасы килә. Фирдания ханым, Тәкъсинә апаны берьялгызын гына озакка калдырмас өчен, уңайлы эшкә күчкән. Бик теләп, күңел биреп, яратып тәрбияли ул Тәкъсинә апаны.
Тәкъсинә апа 2 октябрь конне 85 яшен тутырды. Аңа хөрмәт, ихтирам күрсәтеп, тәбрикләргә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин үзе килде, гомер бәйрәме һәм Өлкәннәр көне уңаеннан чәчәк бәйләме, истәлекле бүләкләр тапшырды, Фирдания ханыма да рәхмәт сүзләре җиткерде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гыйльметдинова, авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов, “Шәфкатъ” үзәгенең өйгә йөреп социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Гүзәл Рәфыйкова, ветераннар советы рәисе Мөҗәлия Фәрлукшина, авылдашлары да котладылар, чәчәк бәйләмнәренә күмделәр.
Туганнарын, туып үскән якларын сагынса да, Тәкъсинә апа бүгенге көндә ялгызы булмаганына сөенә. 11 яшьлек Рената да мәктәптән сагынып кайта үзен. Бер-берсенә иптәш булып, китек күңелләрен тулыландырып, дус-тату яшиләр алар. Нечкә күңелле, сабыр, тыйнак булуы йөзенә чыккан әбинен. Инде киләчәктә дэ әбиебезнен йөзендэ өмет чаткылары сүнмәсен иде. Һәркем иртәме-соңмы бәхетле булырга лаек.