ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 нче елында 6 нчы октябрь көнне Б.Сабасының Яр буенда урнашкан Республика фестивале “KabakBay” Кабак бәйрәмендә Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты-интернаты коллективы катнашты.

10 октябрь 2018 ел, чәршәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Үз тәнем турында мин нәрсә беләм?” дигән уен сәгате үтте.

9 октябрьда  Алексеевскийның "Забота"  приютында  тәрбияче Маслова Н.В. "Яшь корреспондент" түгәрәгендә   "Журналистика" өлкәсендәге Һөнәрләр белән таныштыру максатында  журналист  һөнәренең төп сыйфатлары турында дәрес үткәрде.

   Балтач җирлегендә гомер итүче Каюмова Зәйнәп Сонгатулла кызына 10 октябрь көнне 90 яшь тулды.

Халыкара өлкәнннәр көне кысаларында,  тернәкләнүчеләрнең илебез тарихына булган белемнәрен арттыру максатыннан, Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә “Эрмитаж” музее буенча сәяхәт күрсәтелде.

10 нче октябрь 2018 нче ел, чәршәмбе

    «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өлкәннәргә багышлап "Яхшылык  җирдә ятмый" дигән концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

    Чараның максаты: бәйрәм кәефе булдыру, республикабызның өлкән һәм яшь буыннар арасында рухи-эмоциональ элемтәләрне ныгыту.

    «Аленка» балалар бакчасы музыка хезмәткәре Гөлсинә Гәрәева  һәм тәрбияче Зөлфия Нуриева җитәкчелегендә, тәрбияләнүчеләр яңа концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Яшь башкаручылар яраткан әби - бабайларына багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар һәм биюләр башкардылар. Өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар балаларны көчле алкышлар белән каршы алдылар һәм аларның котлауларын  шатланып кабул иттеләр. Кече яшьтәге балалар белән музыкаль аралашу аларга үзләренең балачак хатирәләрен һәм яраткан оныкларын, оныкчыкларын искә төшерергә мөмкинлек бирде. Чара  баян моңнары астында тамашачыларның яшьлек җырлары белән тәмамланды.

    Чарада 36 кеше катнашты.

2018 елда Мамадыш муниципаль районының «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге авыл җирлегендә өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә аерым игътибар бирде.

Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында «Гнездышко» приютының яшь волонтерлары «Күңел җылысын бүләк ит» дигән акция үткәрделәр.

Өлкәннәр көне-игелекле һәм якты бәйрәм, анда без әти-әниләребезне, әби-бабайларыбызны аерым игътибар белән искә алабыз. Бу бәйрәм бик мөһим, чөнки ул өлкән буын кешеләренә тагын бер кат игътибар итәргә, аларның тормышларындагы  роле  турында  онытмаска  мөмкинлек бирә.

Һәм, традиция буенча, «Гармония» үзәге социаль хезмәткәрләре үз карамагындагылар өчен бәйрәм оештырдылар, мул өстәлләр әзерләделәр. Безнең «әбиләр» бергә җыелып, яшь елларны гармуннар астында искә төшерделәр. Өлкән яшьтәге кешеләргә бәхет өчен күптә түгел – кайгыртучанлык, игътибар һәм мәхәббәт тамчысы кирәк.

2018 елның 8 октябырында, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социумга җәлеп итү максатыннан, Мамадыш муниципаль районының «Забота» үзәгенең  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм курсәту бүлекчәсе белгечләре тарафыннан «Исәнмесез, бу мин»программасы буенча профилактик дәрес үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International