Зәй районы социаль яклау бүлеге тарафыннан район үсеше өчен өлеш керткән мөхтәрәм затлар һәрвакыт игътибар үзәгендә тотыла.
Нурлат районында гаилә һәм балаларга социаль ярдэм күрсәтү учреждениесе «Гармония» психологы Надежда Таймуллина тарафыннан «Нык гаилә» кысаларында гаиләләр өчен җир социаль ярдәм күрсәтү «дигән чара уздырганнар. Ират һәм хатынкыз гаиләдә: бүленеш роле».
Социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Гармония» бүлегендә «Өлкәннәрне һәм инвалидларны кайгырту» дигән беренче дәрес үткәрелде ,аларны социаль хезмәткәрләр тыңлады.
2018 елның 9 октябрендә «Үз-үзенә психолог» программасы кысаларында Тукай муниципаль районында «Шәфкать «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Насырова Л.К. Тукай муниципаль районы «Кенәз урта мәктәбендә» “Үпкәләү белән эш» темасына чара үткәрде.
Яңа Чишмә интернат-йортында «Ак калфак»
2018 елның 9 октябре
Яңа Чишмә районының «Ак калфак» татар хатын-кызлары җәмгыяте бүген Яңа Чишмә районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кунакта булды. Алар интернат-йортта яшәүчеләр өчен бик күп күчтәнәчләр һәм яхшы сүзләр алып килгәннәр. Бу җәмгыятькә иң актив, иҗади, мәрхәмәтле һәм ягымлы хатын-кызлар керә. Алар биюләр һәм җырлар, ә иң мөһиме әби-бабайларыбызга игътибар һәм йөрәк җылысы бүләк иттеләр.
“ Игелекле эшләр көне” акциясе кысаларында Саба муниципаль районында “ Балкыш “халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре хәйрия чарасы үткәрделәр.Хезмәткәрләребез өлкәннәребезгә узләренең көзге кучтәнәчләрен тараттылар.Шулай ук өйдә хезмәт күрсәтүчеләргә яшелчә һәм җиләк-җимеш җыюда ярдәм ителде hәм утырту өчен җирләр әзерләнелде.
Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Саба ш.т.п. «Волонтер» үзәгенең активистлары белән берлектә Бөтендөнья психик сәламәтлек көненә багышланган халыкка буклетлар тараттылар.
Әлеге чараның максаты: психосоциаль сәламәтлекне саклауга һәм формалаштыруга юнәлдерелгән халыкта психологик белемнәр булдыру.
Ветераннар очрашуы
Картлар көнен билгеләу кысасында 09нчы октябрьдә күп еллар эшләп ялда булган ветераннарны “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе администрациясе Туймазы драм театры “Игезәкләр” исемле спектаклен карарга чакырды. Залда яхшы атмосфера, шат күңел хәким сөрә иде.
2018 елның 9 октябрь көнендә«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Гайнетдинова Ф.Т. «Торцевание» технологиясе кысаларына таянып, мөмкинлеге чикле бала белән «Әниемә чәчәк бәйләме» дип исемләнгән дәрес үткәрде. Бу методика буенча уңышлы укуның төп шарты булып һәрбер баланың шәхси үзенчәлекләрен исәпкэ алып эшләү тора.