“Чәй артында күңелле”

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр көне-игелекле һәм якты бәйрәм, анда без әти-әниләребезне, әби-бабайларыбызны аерым игътибар белән искә алабыз. Бу бәйрәм бик мөһим, чөнки ул өлкән буын кешеләренә тагын бер кат игътибар итәргә, аларның тормышларындагы  роле  турында  онытмаска  мөмкинлек бирә.

Һәм, традиция буенча, «Гармония» үзәге социаль хезмәткәрләре үз карамагындагылар өчен бәйрәм оештырдылар, мул өстәлләр әзерләделәр. Безнең «әбиләр» бергә җыелып, яшь елларны гармуннар астында искә төшерделәр. Өлкән яшьтәге кешеләргә бәхет өчен күптә түгел – кайгыртучанлык, игътибар һәм мәхәббәт тамчысы кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International