2018 нче елында 6 нчы октябрь көнне Б.Сабасының Яр буенда урнашкан Республика фестивале “KabakBay” Кабак бәйрәмендә Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты-интернаты коллективы катнашты.
Бәйрәмгә бөтен коллектив әзерләнде, кемдер композицияләр ясады һәм бэлеш пешерде, икенчеләре фотозона ясады. Уртак эш бөтен коллективны тагын да берләштерде. Тырышлыгыбыз бушка узмады, без 1 нче урынны алдык. Без моңа бик сөендек.
Шулай ук бәйрәмдә «махсус Алан» оештырылган иде, анда 8 интернатта тәрбияләнүче катнашты, алар өчен белгечләр махсус арт-дәресләр үткәрде. Курку һәм эчке киртәләрне бетерү, аралашу күнекмәләрен һәм иҗади сәләтләрен үстерү өчен төрле сәнгать төрләре дәресләре үткәрелде. Балаларга дәресләр бик ошады һәм бик теләп катнаштылар.
Шундый матур бәйрәм өчен без бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.