Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында «Гнездышко» приютының яшь волонтерлары «Күңел җылысын бүләк ит» дигән акция үткәрделәр. Балалар ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр янына бардылар, аларны бәйрәм белән котладылар. Әбиләр шундый кайгыртучанлык һәм игътибарга бик сөенделәр. Алар яшь кунакларны җылы кабул иттеләр, алар белән бергәләп таныш җырларны башкардылар. Бу очрашу бөтенесе өчен зур шатлык булды. Соңыннан балалар үз куллары белән ясаган кул эшләнмәләрен - открыткалар, курчаклар һәм прихваткалар бүләк иттеләр.