ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, өлкәннәргә багышланган "Яхшылык җирдә ятмый" дигән концерт

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

10 нче октябрь 2018 нче ел, чәршәмбе

    «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өлкәннәргә багышлап "Яхшылык  җирдә ятмый" дигән концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

    Чараның максаты: бәйрәм кәефе булдыру, республикабызның өлкән һәм яшь буыннар арасында рухи-эмоциональ элемтәләрне ныгыту.

    «Аленка» балалар бакчасы музыка хезмәткәре Гөлсинә Гәрәева  һәм тәрбияче Зөлфия Нуриева җитәкчелегендә, тәрбияләнүчеләр яңа концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Яшь башкаручылар яраткан әби - бабайларына багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар һәм биюләр башкардылар. Өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар балаларны көчле алкышлар белән каршы алдылар һәм аларның котлауларын  шатланып кабул иттеләр. Кече яшьтәге балалар белән музыкаль аралашу аларга үзләренең балачак хатирәләрен һәм яраткан оныкларын, оныкчыкларын искә төшерергә мөмкинлек бирде. Чара  баян моңнары астында тамашачыларның яшьлек җырлары белән тәмамланды.

    Чарада 36 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International